Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә җитәкче кадрлар резервына кертү өчен кандидатлар сайлау игълан ителә

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы идарәче кадрларны сайлап алу һәм резервка кертү өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә:

- мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органы җитәкчесе;

- гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе;

- урта һөнәри белем бирү оешмасы җитәкчесе.

Этап 1. Гаризалар һәм документлар кабул итү 2022 елның 3-17 маена кадәр дәвам итә.

Этап 2. Кандидатны сынау 2022 елның 23 маеннан 31 маена кадәр «Татарстан Республикасының электрон белем бирү» дәүләт мәгълүмат системасында (edu.tatar.ru) үтәчәк.

Этап 3. Кандидатларны кадрлар резервына кертү турындагы комиссия карары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм «Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең 1-5 июнендә рәсми сайтларында урнаштырылачак.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 89965217845 телефоны буенча «Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге» дәүләт автоном учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International