Арча педагогика көллияте студентлары Удмуртиядә “Олимпия көне” бәйрәмендә катнаштылар

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Ижауда «Динамо» стадионында танылган совет чаңгычысының 80 еллыгына багышланган «Олимпия көне» спорт бәйрәме узды, ул дөньякүләм чаңгы спорты легендалары, Удмурт Республикасы кызы Галина Кулаковага багышланды. Чараның мактаулы кунагы Россия телевидение алып баручысы, "Матч ТВ" телеканалының спорт комментаторы Дмитрий Губерниев булды.

Татарстаннан бу чарада Арча педагогика көллияте катнашты. Студентлар һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында җиңел атлетика буенча чемпионатта катнашты.

Егетләр һәм кызлар командасы төрле дистанцияләргә йөгерүдә түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: 1 урында Алчечек Ганиева - 100 метр, Алиса Мөбәрәкова - 400 метр, Эльвира Хәбибрахманова - 2000 метр; 2 урынны команда копилкасына китерделәр: Рәхим Низаметдинов - 3000 метр, Илшат Фәйзрахманов - 400 метр; 3 урында - Айзат Сафиуллин - 100 метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International