БДИ-2022 биремнәренең ачык вариантлары басылып чыкты

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Педагогик үлчәүләрнең федераль институты (ФИПИ) үз сайтында 2022 елгы БДИның 15 уку предметы буенча контроль үлчәү материалларының ачык вариантларын бастырды.

Бу быел БДИда булачак биремнәргә охшаш биремнәр. Аларны хәл итәргә һәм күнегүләр ясарга мөмкин - Бердәм имтиханның төп чорына бер айдан азрак вакыт калып бара. Ул 26 майда старт ала.

ФИПИ сайтында һәр предмет буенча бер вариант алырга мөмкин.

Шулай ук имтиханнарда катнашучыларга ярдәм итү өчен ФИПИ сайтында "Әзерлек навигаторы" бүлеге бар. Анда - БДИга мөстәкыйль әзерлек буенча методик тәкъдимнәр, 2022 елгы биремнәрнең яңа типлары җентекләп карала, яңа типларның күнегүләр биремнәре, аларга җаваплар һәм бәяләү критерийлары бар. Дәүләт имтиханында очрарга мөмкин булган биремнәрне чишүдә күнегүләр ясарга чыгарылыш сыйныф укучыларына шулай ук БДИ биремнәренең ачык банкы ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International