25 апрельдән 30 апрельгә кадәр Казанда технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада илнең 72 субъектыннан 227 катнашучы катнашты. Татарстан Республикасыннан Казан, Чаллы, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба һәм Спас муниципаль районнарыннан 9-11 сыйныф укучылары катнашты.
Өч тур нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булды:
Кукмара муниципаль районының «4 нче Кукмара урта мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәдуллина Адилә Илшат кызы;
Кукмара муниципаль районының «4 нче Кукмара урта мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 10 нчы сыйныф укучысы Галиуллина Азалия Рөстәм кызы;
Түбән Кама муниципаль районының «32 нче гимназия» МБМУ 8 нче сыйныф укучысы Гришина Анастасия Кирилловна;
Түбән Кама муниципаль районының «32 нче гимназия» МБМУ 11 нче сыйныф укучысы Короткова Арина Владиславовна;
Казан ш. Мәскәү районының «9 нчы гимназия» МБМУ 10 нчы сыйныф укучысы Лазарева Вера Дмитриевна;
Яр Чаллы шәһәренең «Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ 11 нче сыйныф укучысы Новгородова Валентина Алексеевна;
Спас муниципаль районының «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ 9 нчы сыйныф укучысы Федорова Софья Леонидовна;
Түбән Кама муниципаль районының «32 нче гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 10 нчы сыйныф укучысы Шремзер Алексей Сергеевич.