Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәмендә вдпо.рф порталда, Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең 130 еллыгына багышланган Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү хезмәте җәмгыяте конкурсы уздырыла.
Онлайн-квестта индивидуаль яисә команда форматында (2-5 кеше) катнашырга була. Катнашучының яше һәм яшәү төбәге роль уйнамый.
2022 елның 11 маенда 12:00 (мск) 2022 елның 15 маенда 16:00 (мск) "Янгын сагы тарихы белгечләре. Татарстан Республикасы" онлайн-квесты узачак, түбәндәге сылтама бунча: https://вдпо.рф/activity/onlayn-kvest-znatoki-istorii.
Онлайн-квест тест бүлегеннән тора: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүгә 15 сорау, Россия һәм Татарстан Республикасы янгын сагы һәм ирекле саклау тарихы буенча 15 сорау, Татарстан Республикасы янгын сагы һәм иреклелек тарихы буенча 10 сорау тора.
Йомгаклау беркетмәләре ВДПО порталында һәм социаль челтәрләрдә онлайн-квест тәмамланганнан соң ике-өч көн дәвамында урнаштырылачак.