2022 елда бердәм дәүләт имтиханы тарихында яңа бит ачыла: беренче тапкыр БДИны 1 нче сыйныфтан яңа белем бирү стандартлары буенча укыган укучылар тапшыра. Имтихан үзе дә үзгәрә: ул биремнәрне үтәүгә иҗади якын килүне таләп итә торган практик юнәлешле, белем һәм күнекмәләрне тикшерә.
Аттестация кампаниясе башланырга бер айдан да азрак вакыт калса да, чыгарылыш укучылары һәм аларның әти-әниләренең имтиханнар эчтәлегенә дә, аны үткәрү үзенчәлекләренә дә, балларны күчерүгә һәм белешмә материаллар эзләүгә кагылышлы сораулары традицион рәвештә кала.
Мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә ярдәмгә «Россия мәгарифе» федераль порталы «Тулы программа буенча БДИ» яңа махсус проектын башлап җибәрә.
Портал редакциясе БДИга әзерләнүче укучыларның туры финишына чыкканарына да, БДИ өчен әлегә перспектива гына булган мәктәп укучыларына да кирәк булачак актуаль мәгълүматны җыйды.
«Тулы программа буенча БДИ» махсус проектында Россия мәктәпләренең әйдәп баручы педагоглары, Федераль педагогик үлчәүләр институты экспертлары, 2021 елда БДИда 100 балл алган чыгарылыш укучылары, шулай ук психологлар катнашачак.
«Россия мәгарифе» порталы битендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Тулы программа буенча БДИ» махсус проекты кысаларында файдалы подкастлар да барлыкка киләчәк.