Казанда 100 млн сумга 1,5 мең кешегә яңа мәктәп төзеләчәк

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү мәктәбе төзү планлаштырыла. Республика бюджетыннан 100 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

Документлар нигезендә, подрядчыга төзелеш өчен территория әзерләргә, бина төзергә, тышкы һәм эчке коммуникацияләр һәм тәэмин итү челтәрләре төзергә, юллар һәм подъездларны төзекләндерергә, шулай ук төзелештән соң тиешле территорияне төзекләндерергә кирәк булачак.

Проектның заказчысы булып «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» тора. Ул катнашучылардан быелның 12 маена кадәр заявкалар кабул итәчәк, ә 16 майда җиңүче билгеләнәчәк. Эшне үтәүнең иң чик срогы - 2022 елның 30 ноябре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International