Казан мәгариф учреждениеләренең иминлеген тәэмин итүгә 1,8 млрд сумга якын акча бүленгән

2022 елның 6 мае, җомга

Казан белем бирү учреждениеләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә 2021 - 2022 елларда 1,8 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу хакта журналистларга Татарстан башкаласы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов 149 нчы лицейда пресс-тур вакытында хәбәр итте.

«Мәгариф учреждениеләрендә безнең тарафтан, хокук саклау органнары тарафыннан даими рәвештә тикшерүләр үткәрелә, хезмәткәрләрнең һәм укучыларның теге яки бу вәзгыятькә ничек җавап бирергә дигән инструктажы уздырыла. 2021 - 2022 елларда Казан мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итүгә 1,8 млрд сум бүлеп бирелде. Бу шул исәптән шәхси сак предприятиеләре тәэмин итә торган физик саклау да», - дип сөйләде спикер.

Ризванов ассызыклаганча, Казанда барлык беренче - өченче категорияле мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ЧОП вәкилләре саклый. Моңа муниципаль һәм республика бюджетларыннан финанслау бүлеп бирелә.

«Мәгариф оешмаларында шәхси сак предприятиеләре нигездә 7дән 19 сәгатькә кадәр эшли. Әмма учреждениеләр аларның графигын индивидуаль рәвештә карарга, үзгәртергә мөмкин. Төнлә вахтерлар дежур тора», - дип билгеләде ул.

Мәгариф идарәсе башлыгы аңлатканча, мәктәпләрнең куркынычсызлыгына таләпләр объект категориясенә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International