Fan ID системасы Казанда 4 июльдән “Ак Барс Арена” стадионында эшли башлаячак

2022 елның 7 мае, шимбә

Fan ID системасы 4 июльдә алты Россия стадионында барлыкка киләчәк. Әлеге системаны беренчеләрдән булып «Ростов Арена» (Ростов-на-Дону), «Екатеринбург Арена» (Екатеринбург), «Фишт» (Сочи), «Түбән Новгород» (Түбән Новгород), «Самара Арена» (Самара) стадионнары, шулай ук «Ак Барс Арена» (Казан) стадионнары гамәлгә ашырачак, дип хәбәр ителә.

Fan ID (җанатар паспорты) - ул тамашачыны, катнашучыны һәм турнир уздыруда катнашкан башка затларны иминлек һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү максатларында идентификацияләү өчен кирәкле электрон документ.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге система 2017 елда Казанда Конфедерацияләр кубогында һәм 2018 елда дөнья чемпионатында кулланылды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк РФ Президенты Владимир Путин спорт җанатарлары өчен электрон паспортлар кертү турындагы канунга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International