Татарстаннан конкурсантлар «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионатының финалына тиңләштерелгән йомгак ярышларның 157 компетенциясендә ярыштылар. Ярышлар Россиянең 27 төбәгендә узды.
Татарстан җыелма командасы бик күп бүләкләр алды - 20 алтын медаль (шуларның 7се «Ворлдскиллс» категориясендә, 13е - «Ворлдскиллс Юниоры» категориясендә). 18 көмеш медаль (шуларның 10сы «Ворлдскиллс» категориясендә, 8 - «Ворлдскиллс Юниоры»); 26 бронза медаль (шуларның 18 е «Ворлдскиллс» категориясендә, 8 е - «Ворлдскиллс Юниоры»); 45 медальон профессионализм өчен (шуларның 27 - «Ворлдскиллс» категориясендә, 18 - «Ворлдскиллс Юниоры»).
Төбәкләр арасында медаль рейтингы лидерлары булып Мәскәү, Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Новосибирск өлкәләре тора. Йомгаклау төбәк рейтингы WorldSkills Russia - 2022 милли финалы нәтиҗәләре буенча формалаштырылачак, ул бу елның 8-12 сентябрендә Саранскта узачак. Татарстан Милли чемпионаты финалында 72 компетенциядә күрсәтеләчәк.
Сайлап алу ярышлары Россиядә 10 еллык хәрәкт тарихында иң масштаблысы булды - 5,5 мең конкурсант үзләренең 95 мәйданчыкта осталыкларын күрсәтте.