Татарстан Республикасында «Абилимпикс» төбәк чемпионатының беренче яртысы тәмамланды

2022 елның 6 мае, җомга

Апрельдә ярышлар 42 компетенция буенча республиканың 19 мәгариф оешмасында узды, мәсәлән, "Электромонтаж", "Электрон җиһазларны җыю-тикшерү", "Ефәк бизәү", "Психология", "Мультимедия журналистикасы", "Веб-разработка (программалаштыру)", "Кондитер эше", "Поварское дело" юнәлешләре буенча.

«Абилимпикс» хәрәкәтендә катнашучылар Казан, Түбән Кама, Чистай, Лаеш, Кукмара, Бөгелмә, Лениногорск һәм Арча мәйданчыкларында профессионализмнарын күрсәттеләр.

Быел төбәк чемпионатында 935 кеше катнаша, шуларның 293-е - «Мәктәп укучылары» категориясендә, 397-се - «Студентлар» категориясендә, 245-е - «Белгечләр» категориясендә ярыша.

Ярышларда инвалидлыгы һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән 14 яшьтән 289 укучы, 396 студент һәм 247 белгеч катнаша.

Төбәк чемпионатында җиңүчеләр ел саен үткәрелә торган «Абилимпикс» Милли чемпионатында катнашачак, аны гадәттәгечә Мәскәү кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International