Балалар туристик кешбэк программасы буенча инде 300 меңнән артык юллама сатып алынган

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова балалар туристик кешбэк программасы буенча инде 300 меңнән артык юллама сатып алынган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

"1 майдан балалар туристик кешбэк программасы буенча сәфәр башланды. Хәзерге вакытта ата-аналар 11 миллиард сумга 300 меңнән артык балалар юлламасы сатып алган, ә кешбэк булып кире кайткан акчаларның гомуми күләме 4,7 миллиард сум тәшкил итә. Сатып алуларның төп өлеше, кагыйдә буларак, яз - җәй башына туры килә, шул ук вакытта программа буенча балалар юлламаларын сату 31 августка кадәр дәвам итәчәк", - диде Зарина Догузова.

Балалар лагерьларына бару өчен кешбэк белән путевка сатып алу 31 мартка каршы төндә башланды һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Баланы туристик кешбэк программасы буенча балалар лагерена 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Быел Россия Федерациясе Хөкүмәте программасына 7,5 миллиард сум акча бүленгән. 

Программада дәүләт һәм коммерцияле балалар ялы лагерьлары  катнаша. Палата лагерьлары программага 2022 елның июненнән кушылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International