Мәскәүдә Поклонная тавында Җиңү музеенда «Вакыт дәва түгел» Бөтенроссия иншалар һәм музейлар фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев катнашты.
Конкурста катнашучылар Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгаларын чагылдыручы иҗади эшләрне, сугыш, тыныч халыкның фаҗигасен саклау буенча үзләренең актив тормыш позицияләрен күрсәттеләр. Мәктәп укучыларына икенче ел көллият һәм техникум студентлары кушыла. Моннан тыш, катнашучылар арасында - Тышкы эшләр министрлыгы мәгариф оешмалары вәкилләре һәм Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы укучылары да бар.
Конкурс жюрие җиңүчеләрне дүрт яшь категориясе буенча сайлады: 5-7 нче сыйныф, 8-9 нчы сыйныф, 10-11 нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү мәктәбе студентлары. Бүләкләрне 44 укучы, шулай ук аларның педагог-остазлары алды.
Бәйгенең абсолют җиңүчеләре дип дүрт кешене атадылар: Алтай краеннан Анастасия Волкованы, Волгоград өлкәсеннән Иван Учеваткинны, Липецк өлкәсеннән Елизавета Пахомованы һәм Ленинград өлкәсеннән Полина Семенованы. Статуэткалар һәм истәлекле бүләкләрне балалар һәм аларның остазлары мәгариф министрының беренче урынбасары кулыннан алды.