Татарстанлылар турыдан-туры Рособрнадзор җитәкчесенә ТДИ һәм БДИ уздыру турында сораулар бирә алачак

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Татарстанлылар Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаевка ТДИ һәм БДИ уздыру турында сораулар бирә ала. Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруга багышланган кайнар линия 19 майда узачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

"Анзор Музаев чыгарылыш укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучыларның төп һәм өстәмә чорларда БДИ, ОГЭ һәм ГВЭ уздыруга кагылышлы иң актуаль сорауларына җавап бирәчәк, имтиханнар үткәрү процедурасы, имтихан материалларын тоту, апелляция һәм БДИ тапшыру процедурасы турында сөйләячәк", - диелә хәбәрдә.

Сораулар электрон почта аша кабул ителә - ege2022@obrnadzor.gov.ru, шулай ук Рособрнадзорның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге берләшмәсендә. 

Моннан тыш, сорауларны кайнар линия туры эфиры вакытында бирергә мөмкин булачак. Трансляция 11.00 сәгатьтән "ВКонтакте" социаль челтәрендәге ведомство бергәлегендә алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International