Россия Мәгариф министрлыгының «Профессионалитет» проектында катнашучы белгечләрне яңадан әзерләү дәвам итә. Махсус программаны илнең 42 төбәгеннән 500 кеше уза. Бу СПО учреждениеләре студентларының уку процессын оештыру технологияләрен өйрәнә торган предприятие хезмәткәрләре, һөнәри осталык чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.
Һөнәри яңадан әзерләү буенча белем бирү программасы нигезенә эш бирүчеләр һәм икътисад мөрәҗәгате астында белем бирү программаларын төзү, «Конструктор компетенций» цифрлы сервисын куллану, гамәли юнәлешле эшчәнлекне оештыру юнәлешләре керде.
«Профессионалитет» проекты кысаларында илдә кластерлар - колледжларның тармак предприятиеләре белән берләшмәләре төзелә. Яңа мәгариф-җитештерү берләшмәләрендә студентларны укытуның яңа кадрлар структурасы һәм яңа программалары барлыкка киләчәк.
2022 елда «Профессионалитет» проекты 150 мең студентны берләштерәчәк. 1 сентябрьдә Россиянең 42 төбәгендә беренче 70 кластер белгечләр әзерләүгә керешәчәк. 2024 елга мондый кластерлар саны 210 га җитәчәк.