Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атнасы программасы үз эченә ачык лекцияләр, вебинарлар, ата-аналар өчен балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү, укыту, социальләштерү, мөмкин булган кыенлыкларга һәм кризислы хәлләргә кагылышлы актуаль темалар буенча мастер-класслар ала.
Анда катнашу өчен ата-аналар, шулай ук үз гаиләләренә бала алырга теләүче гражданнар чакырыла. Программа чараларында катнашудан тыш, алар түләүсез психологик-педагогик һәм методик консультацияләр дә ала алалар.
Катнашу өчен датаны, теманы сайларга һәм теркәлергә кирәк (теркәлү өчен сылтамалар программада күрсәтелгән).
Үткәрү датасы: 16-22 май.
Уздыру форматы: онлайн.