Россия югары уку йортлары быелдан башлап Донбасста һәм Украинада махсус квота буенча спецоперациядә катнашучыларның балаларын кабул итә башлаячак

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хәрби хезмәт каралган федераль дәүләт органнары, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында Указга кул куйды.

Россия вузларында ата-аналары спецоперациядә катнашучы абитуриентлар өчен бакалавриат һәм белгечлек программаларына махсус квоталар урнаштырылачак. Квота һәр конкрет вузга бүленгән бюджет урыннарының гомуми саныннан 10% тәшкил итәчәк.

Яралыларның һәм һәлак булганнарның балалары вузларга керү сынауларыннан башка укырга керәчәкләр. Иҗади һәм профессиональ юнәлештәге өстәмә сынаулар искәрмә булып тора.

Ай дәвамында Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы хәрби хезмәткәрләрнең һәм башка дәүләт органнары хезмәткәрләренең балаларын махсус квота чикләрендә кабул итү буенча Методик тәкъдимнәр әзерләячәк һәм аларны вузларга җибәрәчәк.

Хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен кабул итү кагыйдәләре киләсе уку елыннан эшли башлаячак. РФ Президенты Указы барлык россия вузларына да кагыла. Кабул итү кампаниясе 2022 елның 20 июненнән дә соңга калмыйча башлана.

Элегрәк ЛХР һәм ДХР абитуриентларының РФ Хөкүмәте квотасы буенча Россия университетларына укырга керә алуы ачыкланган иде, ул киләсе уку елына 5 мең кешегә арттырылган һәм 23 мең урын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International