Социологик сораштырулар «ЕГЭ – это про100!» онлайн – марафонының икенче сезонының мөһим өлешенә әверелде. Алар Рособрнадзор аккаунтларында «ВКонтакте» социаль челтәрендә үткәрелде һәм аттестация кампаниясенең төрле аспектларына: БДИга әзерлек, предметларны сайлау, укуларын дәвам итү һәм һөнәр сайлау кебек мәсьәләләргә кагылды.
Респондентларның күпчелеге 3 яки 4 фәнне (37% һәм 39%) тапшырырга ниятли. Сораштырылучыларның 54% ы фикеренчә, мондый алым укырга кергәндә вузларны сайлау мөмкинлеге бирә. Якынча 40% фикеренчә, сайлау буенча артык күп предмет тапшырудан мәгънә юк.
Сораштыру мәгълүматларына караганда, сораштырылучыларның 46% ы БДИга әзерлеккә көненә 2 сәгатьтән артык, 22% ы – 1-2 сәгать сарыф итә.
Респондентлар шулай ук бүгенге көндә имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсен дә бәяләделәр. Аларның 70% тан артыгы аттестация кампаниясенә әзер, дип саный, 12% ы инде БДИга әзер булуын билгеләде.
Имтихан алдыннан хис-тойгыларга килгәндә, сорашып белешүдә катнашучыларның 12% ы гына үзләрен тыныч хис итә, күбесе дулкынлана.
Социологик сораштыруларның барлык нәтиҗәләре дә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «ЕГЭ – это про100!» онлайн – марафоны эфирында яңгырады.