16 майдан 22 майга кадәр, Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атнасы дәвамында, «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты ата-аналар берләшмәсенә психологик-педагогик, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү буенча чараларны тормышка ашыруда катнашучы 105 оешма үткәрә торган вебинарлар, лекцияләр һәм мастер-класслар сериясе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атнасы программасы үз эченә ачык лекцияләр, вебинарлар, ата-аналар өчен балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү, укыту, социальләштерү, мөмкин булган кыенлыкларга һәм кризислы хәлләргә кагылышлы актуаль темалар буенча мастер-класслар ала.
Анда катнашу өчен ата-аналар, шулай ук үз гаиләләренә бала алырга теләүче гражданнар чакырыла. Программа чараларында катнашудан тыш, алар түләүсез психологик-педагогик һәм методик консультацияләр дә ала алалар.
Катнашу өчен датаны, теманы сайларга һәм сылтама буенча күчеп теркәлергә кирәк.
Үткәрү датасы: 16-22 май.
Уздыру форматы: онлайн.