Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан оештырылган "Бергә тапшырабыз! Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе быел алтынчы тапкыр узды. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итәчәк.
Быел мәктәп укучыларының 60 меңгә якын ата-анасы сынау имтиханнарында катнашу буенча шәхси тәҗрибәне ала алды. Аларга база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан эшен язуда үз көчләрен сынап карарга тәкъдим ителде.
Акция 2022 елның март-апрель айларында Россиянең барлык төбәкләрендә дә диярлек узды. Ата-аналар өчен 2715 имтихан пункты ачылды. Аларда ата-аналар имтиханның барлык процедуралары аша уздылар, БДИ үткәрү кагыйдәләре, теркәлү ничек уза, имтихан материаллары бастырыла һәм эшкәртелә, имтихан үткәрү тәртибенең үтәлешен контрольдә тоту ничек алып барыла, БДИ оештырганда эпидемиягә каршы чаралар нинди чаралар кулланылуын белделәр.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев шулай ук традиция буенча акциягә кушылды һәм Мәскәү шәһәренең 1500нче Пушкин мәктәбе базасында оештырылган имтихан үткәрү пунктында Мәскәү укучыларының ата-аналары белән сынау имтиханы язды.
Акциядә төбәк һәм муниципаль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, төбәк закон чыгару җыеннары депутатлары, актерлар, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һәм меңләгән ата-аналар, Россия мәктәп укучыларының әби-бабалары катнашты.