Оештыру комитетында катнашучылар һөнәри белем бирү оешмаларының «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестивале концепциясен тикшерделәр. Фестиваль оешканнан бирле инде 30 нчы тапкыр уздырыла, әмма быел ул беренче тапкыр яңа форматта узачак. Элегрәк Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исеме өчен урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары югары уку йортлары студентлары белән беррәттән ярышты. Быел 3-8 июнь көннәрендә Чиләбедә узачак фестивальдә 16-35 яшьлек көллият һәм техникум студентлары гына катнашачак.
Һөнәри белем бирү оешмаларының «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестиваленең төп бурычы – илнең мәдәни һәм социаль-икътисади иминлегенә үз өлешләрен кертергә омтылган максатчан иҗади яшьләргә ярдәм итү.
Фестиваль студентлар иҗатына ярдәм итүгә, Россия халыкларының мәдәни мирасын саклап калуга һәм популярлаштыруга, чит илләрдә уңай образны формалаштыру өчен мәдәни потенциалны куллануга юнәлдерелгән.