Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук белән очрашты

2022 елның 13 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, фәнни эшчәнлектә кайбер юнәлешләрне үстерү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International