Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Акыл палатасы» интеллектуаль уенында җиңде

2022 елның 13 мае, җомга

12 май көнне Казанның Идел буе районы балалар йортында «Акыл палатасы» интеллектуаль-үсеш уенының региональ сайлап алу туры узды. Ул Идел буе федераль округының балалар йортларына ярдәм итү һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны социаль адаптацияләү буенча «Балачакны кайтарырга» проекты кысаларында үткәрелә. Уенда Татарстанның 8 балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Уенның максаты-Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан төбәкләрнең балалар йортларында тәрбияләнүче балаларның мәдәни һәм белем бирү үсеше.

Жюри составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Венера Васильева, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү, Казанның тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге директоры Светлана Богова, Республика уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге директоры Диана Хәбибуллина керде.

Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Казанның Идел буе районы балалар йорты командасы яулады, 2 урынны – Әлмәт балалар йорты, 3 урынны – Лаеш балалар йорты.

4 нче урынны Алабуга, Түбән Кама һәм Нурлат балалар йортлары бүлеште.

5 нче урынны Әлмәт балалар йорты һәм Лениногорск балалар йорты яулады.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм Уфада узачак финал уенында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International