24 апрельдән 15 майга кадәр РФ Мәгариф министрлыгының «Смена» Бөтенроссия үзәге базасында 2021-2022 уку елы мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды. Ярышларда илебезнең 57 төбәгеннән яшь спортчылар катнашты.
Татарстан данын Саба районының Байлар Сабасы ш.т. б. гимназиясенең «Комета» мәктәп спорт клубы яклады.
Уеннар программасы спорт һәм конкурс программасыннан торды. Спорт программасына түбәндәге спорт төрләре буенча ярышлар кертелгән: баскетбол 3*3, җиңел атлетика, өстәл теннисы, футбол 6*6, самбо, бадминтон. Мәктәп спорт клублары уеннарының конкурс программасына өй эше, «видеороликлар», «спорт батллары», «безнең уеннар тарихы»фотоконкурсы кертелгән.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Саба районыннан «Комета» мәктәп спорт клубы икенче урынны алды. Мондый нәтиҗәләр алырга балаларга уңай эмоцияләр, команда рухы, ихтыяр һәм җиңүгә омтылыш ярдәм итте.