XI Республика студентлар язы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча Самарага Бөтенроссия конкурсына барачак 98 кешедән торган команда формалаштырылды. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә «ТР Студентлар лигасы» президенты Руфат Кыямов хәбәр итте.
«Кичә КФУның "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында гала-концерт узды, анда без Татарстан Студентлар язы җиңүчеләрен белдек. Без 18-24 майда узачак Бөтенроссия конкурсына Самарага барачак 98 кешедән торган делегация формалаштырдык. Быел ул 30 еллыгын билгеләп үтә. Без Татарстанны лидерлар рәтендә күрергә өметләнәбез», - дип билгеләп үтте спикер.
Татарстан конкурсы тугыз юнәлеш буенча узды: "вузның гомуми программасы", "вокал, "инструменталь", "бию", "театр", "оригиналь жанр", "мода", "журналистика" һәм "видео". Конкурста бөтен республикадан 3 меңгә якын студент катнашты, дип өстәде узган фестивальнең башкарма директоры Адилә Нигъмәтуллина.
«Катнашучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, арткан. Шулай ук гаризалар да күбәйде. Быел алар 619 иде, иң популяр юнәлеш — 155 заявка белән "Журналистика" булды», - дип аңлатты ул.