Татарстанда 15-31 августта Биләрдә өч сменада узачак LIGA FORUM студентлар белем бирү Форумына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Ул 1,2 меңнән артык студентны колачлаячак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә «ТР Студентлар лигасы» президенты Руфат Кыямов хәбәр итте.
«Без студентларны Татарстаннан да, илебезнең башка төбәкләреннән дә чакырабыз. Беренче смена техникум һәм колледж студентлары өчен 15 августтан 19 августка кадәр уздырылачак, икенче — югары уку йортлары студентлары өчен, өченче-студентлар бергәлеге җыелачак эксперименталь смена», - дип аңлатты спикер.
Аның сүзләренә караганда, узган ел форум Россиянең 40ка якын төбәге вәкилләрен җыйды. Ул төрле төбәкләрдән җәлеп итү үзәге булып тора. Аерым алганда, форумның максатларының берсе-һәр студентны белем ягыннан да, хис-тойгылар ягыннан да яңадан йөкләү.