1-8 сентябрьдә Казан тарихта беренче тапкыр «БДБ илләре Студентлар язы» фестивален кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына «ТР Студентлар лигасы» президенты Руфат Кыямов хәбәр итте.
"Без инде бу елның 1-8 сентябрендә Татарстанда «БДБ илләре Студентлар язы» фестивале узачагын төгәл әйтә алабыз", - дип хәбәр итте әңгәмәдәш.
Исегезгә төшерәбез, кичә «Татарстан Республикасы Студентлар язы» тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча 18-24 май көннәрендә Самарада узачак Бөтенроссия конкурсында төбәк данын яклаячак 100 дән артык кешедән торган заявка формалаштырылды.