Татарстанның Питрәч районындагы 18 мәктәп директорларына яңа ноутбуклар тапшырылды. Цифрлаштыру елында район башлыгы Илһам Кашапов тантаналы шартларда 303 гаджет тапшырды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына район хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән.
"Бүген Цифрлы технологияләрдән башка заманча мәктәпне күз алдына да китереп булмый, — дип мөрәҗәгать итте Кашапов уку йортлары директорларына. - 2010 елдан 2021 елга кадәр "Укытучыга — Ноутбук“ проекты кысаларында республика бюджет акчалары хисабына безнең район укытучыларына 413 ноутбук сатып алынды".
Район башлыгы «Россиянең цифрлы икътисады» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, шулай ук инвестиция чаралары хисабына республиканың барлык мәктәпләре Интернет челтәренә югары тизлекле керү белән тәэмин ителгән, гомуми белем бирү учреждениеләрендә Wi-Fi чыбыксыз керү нокталары урнаштырылган, дип искәртте.