Питрәч авылының «Айгөл» балалар бакчасы Татарстанның иң яхшы 10 билингваль балалар бакчасы исемлегенә керде. Мәктәпкәчә учреждение коллективы 500 мең сум күләмендә грант отты. Балалар бакчасы мөдире Ләйлә Камалеева ярты миллионлы грантның нинди проектларга җибәреләчәге турында сөйләде.
«Проект бюджеты компьютер җиһазлары, Идел буе халыкларының балалар җиһазлары һәм костюмнары сатып алуга, Сабантуй, Нардуган, Святка, Нәүрүз, Масленица кебек чаралар үткәрүгә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу һәм „Дуслык Караваны“ һәм „Туган ягым“ проектларын тормышка ашыру өчен исәпләнгән», — дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.
Мөдир конкурста беренче тапкыр җиңү яулавы турында сөйләде. «Без 2019 елдан билингваль белем бирү буенча эш алып барабыз. „Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ грант конкурсында икенче тапкыр катнашабыз. 2020 елда грант отып булмады. Бу вакыт эчендә бик зур эш башкарылды, билингваль белем бирү буенча заманча методлар кулланып яңа проектлар һәм технологияләр кертелде. Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында „Дуслык кәрваны“, „Туган ягым“, „Мин татарча сөйләшәм “, „Габдулла Тукай шигырьләре“ акцияләре, „Шагыйрьләр һәм язучылар әсәрләре буенча“, „Тукай моннары“, „Пушкин fest“ конкурслары үткәрелде», — дип уртаклашты Ләйлә Камалеева.