«Россия Ел укытучысы» конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары БДИга әзерлекнең финал этабы турында

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучыларының төп мәктәп имтиханына инде бер айдан азрак вакыт калып бара. «Россия мәгарифе» порталының «БДИ тулы программа буенча» махсус проекты экспертлары – «Россия Ел укытучысы» һөнәри педагогик конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар бу чорны ничек нәтиҗәле һәм минималь стресслы итәргә, ничек бөтен нәрсәләрне искә төшерү турында сөйләделәр.
 
«Россия Ел укытучысы – 2018» Бөтенроссия конкурсы лауреаты Карачай-Черкес республикасыннан математика укытучысы Юлия Капалкина теләсә нинди имтихан – стресс, аның нәтиҗәсендә укучылар шактый гади мәгълүматны да оныта ала, дип искәртте. Әмма укучыларга имтиханнарда ярдәм итәрлек берничә кагыйдә бар.

"Имтиханга бер тәүлек кала, сез белгәнегезне кабатлагыз һәм яхшылап йоклагыз. Имтихандагы төп кагыйдәләрне онытмас өчен, сездән хәзер берни дә таләп ителми, дип үзегезне инандырыгыз. Бу мәктәп имтиханы гына. Сулау күнекүләре эшләгез. "Ике минут" кагыйләсенә күнегергә кирәк. Әгәр ике минут эчендә нәрсә дә булса эшли аласыз икән-моны кичекмәстән эшләгез", - диде Юлия Капалкина.

Адреналин организмда кимендә 5 минут була. Шуңа күрә имтихан башында җыелырга һәм тынычланырга кирәк, дип саный Липецктан физика һәм информатика укытучысы Алла Волкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International