Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Милли университет ачу мөмкинлеге туа
2013 елның 24 июне, дүшәмбе
28 июнь көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясе булачак. Элгәресендәге кебек анысында да депутатларның игътибар үзәгендә – ТР “Мәгариф турындагы” закон проекты булыр, икенче һәм өченче укылышта тикшерелеп, ул кабул да ителер дип көтелә. Берничә көн элек әлеге закон проекты уңаеннан ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин матбугат җыелышы үткәрде.
Әүвәл алар журналистларны мәгариф турындагы РФ законы, ТР законы эшләнгәндә дәүләт әһелләребез, җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан ниндирәк фикер-тәкъдимнәр җиткерелүе турында бәян итте. Аерым алганда, Р.Вәлиев, федераль закон проекты эшләгәндә ТР Дәүләт Советы тарафыннан 18 төзәтмә җибәрелгән иде; аларның күбесе кабул ителде, әмма бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирү таләбе үтмәде, дип сөйләде (чынлап та, сәер инде: укучы РФ Конституциясе буенча мәк¬тәптә туган телендә белем алырга хокуклы, әмма үз телендә чыгарылыш имтиханы бирә алмый).
Гаҗәп тә түгел: мәгариф закон проекты уңаеннан журналистларның бик күп сораулары булды. Без “ВТ” исеменнән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгындагы Мәгарифне үстерү федераль институтының Милли-мәдәни, дини һәм мигрантларга белем бирү сәясәтен анализлау үзәге җитәкчесе Ольга Артеменконың REGNUM хәбәрләр агентлыгына биргән әңгәмәсенә, тәгаен алганда: “РФның дәүләт теле белән РФ субъектының дәүләт теле тигез хокуклы була алмый, “тигез хокуклылык” бер күләмдә укытуны аңлатмый. “Тигез хокуклылык” укыту телен сайлап алуда гына хокукларның тигез булуына кагыла”, – дип белдерүенә аңлатма бирүен, болай раслау татар мәктәбендә урыс теле татар теленә караганда күбрәк укытылырга тиеш дигән сүзме, дип сорадык.
– РФ Конституциясендә барча телләр дә тигез хокуклы дип таныла. Үз заманында Татарстанда татар һәм урыс телләре бер дәрәҗәдәге дәүләт телләре дигән законыбызга бәя бирүләрен сорап РФ Конституция судына мөрәҗәгать иткәч, ул да моның дөреслеген таныды, – дип җавап бирде бу уңайдан Разил әфәнде.
Данил әфәнде, үз чиратында, бу сүзләр – Ольга Артеменконың шәхси фикере; бездә – плюрализм, һәркем үз фикерен әйтә ала, дип җаваплады. Югыйсә әлеге ханым дәүләт учреждениесендә эшли, дәүләт әһеле буларак чыгыш ясый. Мондый расизм, шовинизм күренешләренә РФ дәүләт органнары да мөнәсәбәтен белдерсен иде дә бит...
Журналистларны бердәм тарих дәреслеге булдыру мәсьәләсе дә борчый икән. Бу җәһәттә Р.Вәлиев, бердәм дәреслек комачауламас иде, әмма аны язучы авторлар коллективына төрле фикерле кешеләр кертелергә тиеш, бөтенесе бер төсле уйлый торган җирдә беркем дә уйламый, дип белдерде.
Тагын бер мөһим мәсьәлә – хосусый югары уку йортлары ачу мөмкинлеге бирелү. Әлбәттә, моңарчы шәһәрләргә хосусый вузлар булдыру мөмкинлеге бирелеп тә, республика-өлкәләрнең моңа хо¬кукы булмавы сәер иде. Инде бу проблема хәл ителгән. “Инде бездә татар милли университеты ачып булачакмы?” – дип сорадылар бу уңайдан журналистлар.
– Без закон нигезендә мөмкинлек кенә бирәбез. Милли университетны ачу, булдыру турындагы карарны Дәүләт Советы түгел, Хөкүмәт кабул итә. Бу – аның ихтыярында, – дип җаваплады моңа дәүләт әһелләре.
Шунысы кызык: законны беренче укылышта тикшергәндә парламентта вәкилләре булмаган партия тарафдарлары да катнашкан һәм үз тәкъдимнәрен керткән иде. Аларның да берничә тәкъдиме кабул ителгән.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз