Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!  Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Бүген республикабызның 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы кабат яңгырый. Инде артта кала торган дәрес, тәнәфес, өй эшләрен берничә елдан сез, һичшиксез, сагынып искә алырсыз. Әмма бүген күңелдә – бары тик дулкынландыргыч шатлык кына. Тизрәк мөстәкыйль тормышка, якты хыялларга илтә торган  юлга аяк басасы килә. Ә ул юл нинди булыр – анысы һәркемнең үзеннән тора.

Кадерле укучылар! Олы дөньяга беренче адым киләчәккә дөрес юнәлешне сайлаудан башлана. Йөрәгегезне тыңлагыз, үз-үзегезгә ышаныгыз, кыю булыгыз, кыенлыклардан курыкмагыз, шул вакытта максатка илтә торган юлларның ачылганын күрерсез. Сез яшь, күңелегездә планнарыгыз да, аларны гамәлгә ашырырга җитәрлек мөмкинлекләр, көч һәм энергиягез дә күп. Чын күңелдән сезнең хыялларыгызның чынга ашуын телим. Берничә көннән җитди сынаулар – дәүләт имтиханнары башлана, аларны бөтен белемегезне, сәләтегезне, тырышлыгыгызны куеп, уңышлы үтәрсез, дип ышанам.

Сез эрудицияле, максатчан, бар яктан да камил  шәхесләр булсын өчен, укытучыларыгыз күп көч куйдылар. Хөрмәтле мөгаллимнәребезгә тирән хөрмәт белән сугарылган рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә без республикада белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз. Киләчәктә укучыларыгыз сезне, мәктәбегезне җылы итеп искә алырлар, Татарстаныбызга дан китерерләр һәм республикадан читтә дә аларның мактаулы исемнәрен ишетеп горурланырбыз дип өметләнәм!

Кадерле әти-әниләр, сез уку елы дәвамында балаларыгыз белән гел янәшә булдыгыз, һәрдаим ярдәм иттегез. Киләчәктә аларның сезгә терәк-таяныч булуларын телим, бәхетле һәм уңышлы булсыннар, өметләрегезне акласыннар!

Уку елы тәмамланып килә. Алда – җәй, барлык мәктәп укучылары һәм студентлар өчен көтеп алынган каникуллар.

 Ялларны күңелле һәм файдалы үткәреп, сентябрьдә белем бирү йортларына яңа белем һәм ачышлар өчен көч-куәт туплап килүегезне телим.

 Барыгызга да уңышлар, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын!

Белешмә өчен: 2022 елда Татарстан Республикасында 11 сыйныфны 15 648 укучы тәмамлый, шуларның 5 797се Казанда (чагыштыру өчен: 2021 елда - 15 886, шул исәптән Казанда – 5 833); 9 – сыйныфларны 37 757 укучы тәмамлый, шуларның 11 798-е - Казанда (2021 елда -35 876, Казанда – 11 279 кеше).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International