28 майда Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» X халыкара ачык педагогик форумы узачак.
Форумның мөһим үзенчәлекләреннән берсе - яшь педагогларны һәм педагог-остазларны дискуссиядә катнашучылар сыйфатында актив җәлеп итү. Форум сессияләре хәзерге заман мәгарифенең иң кискен проблемаларына туры килә, илебез һәм чит ил педагогикаларының уңай тәҗрибәсен аңлауга, авыл мәктәпләре педагогларын фәнни-методик яктан тәэмин итүгә һәм белем бирү мохитен цифрлаштыруга бәйле темаларга аерым игътибар бирелә. Масштаблы чара пленар сессияләр, эксперт түгәрәк өстәлләре, панель дискуссияләр уздыру мәйданчыгы булачак.
Форумга катнаш форматта Россиянең 23 төбәгеннән һәм 11 чит илдән меңнән артык катнашучы гариза биргән.
Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында пленар утырыш Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры базасында узачак. Биредә интерактив күргәзмә мәйданчыклары, мастер-класслар оештырылачак, анда мәгариф өлкәсендәге инновацион эшләнмәләр һәм казанышлар белән танышу мөмкинлеге булачак.
Форумда катнашучыларга аларның һөнәри кызыксынулары нигезендә секция утырышларында катнашырга тәкъдим ителәчәк. Көннең икенче яртысында вуз базасында сигез тематик юнәлеш буенча чаралар планлаштырылган.
Турыдан-туры трансляцияне сылтама университетның рәсми сайтында урнаштырылачак: https://tatngpi.ru/