Илсур Һадиуллин педагогик белем бирү буенча IFTE-2022 VIII Халыкара форумында катнашты

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Казан федераль университетында 25-27 май көннәрендә катнаш форматта педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум уза (International Forum on Teacher Education – IFTE). Аның темасы - "XXI гасырда мәгариф, һөнәри үсеш һәм укытучының сәламәтлеген саклау".

Киңкүләмле чара 29 илдән галимнәрне һәм педагогик хезмәткәрләрне берләштерде, алар булачак укытучыны полимәдәни белем бирү киңлегендә педагогик эшчәнлеккә әзерләүнең актуаль проблемалары турында фикер алышалар.

Форум кысаларында өч Халыкара фәнни-гамәли конференция эшли: «Укытучының психологик иминлеге һәм нәтиҗәлелеге», «СOVID-19 пандемиясе белән Педагогик белем һәм сынау», «Феномен буларак педагогик антропология».

Форумның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский катнашты.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин форумның КФУда узуын билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә ул республикада кадрлар әзерләүнең төп үзәге булып тора.

«Белгәнегезчә, Республика Президенты һәм Хөкүмәте педагогик белем бирүгә ярдәм итә. Быел Татарстан Республикасы бюджеты хисабына 600-дән артык педагог республикабыз вузларында белем ала. Минемчә, бу тәҗрибәне Россия Федерациясе дәрәҗәсендә, халыкара дәрәҗәдә тарату бүгенге форумның төп максаты булып тора, чөнки Татарстан кебек регионнар күп түгел. Педагоглар әзерләү, квалификация күтәрү - бу факторлар әлеге эштә уңыш бирәчәк", - дип хәбәр итте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International