Казан укучылары Владислав Клементьев һәм Никита Варламова махсус укыту-тәрбия учреждениеләре өчен Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

2022 елның 27 мае, җомга

17-19 май көннәрендә Н.А.Гәлләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Картамыш махсус укыту-тәрбия учреждениесе тарафыннан оештырылган махсус укыту-тәрбия учреждениеләре укучылары өчен гомуми белем фәннәре буенча XI Бөтенроссия олимпиадасында катнаштылар. Олимпиадада Россиянең барлык төбәкләреннән генә түгел, Белоруссиядән дә ябык учреждениеләр катнашты.

Н.А.Гәлләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ел саен олимпиадада катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Бу ел да искәрмә түгел.

Махсус укыту-тәрбия учреждениеләреннән иң яхшы укучылар 6 фән буенча көч сынашты: физика (7 сыйныф), математика (9 сыйныф), биология (8 сыйныф), рус теле (9 сыйныф), тарих (6 сыйныф), география (10 сыйныф).

Ә олимпиада кысаларында хезмәткәрләр вебинарларда, семинарларда, тренингларда һәм мастер-классларда катнаштылар, үз тәҗрибәләре, казанышлары һәм яңа идеяләр белән уртаклаштылар.

Катнашу нәтиҗәсендә Татарстан укучылары берничә призлы урын яуладылар.

Математика буенча I дәрәҗә Дипломны 9 нчы сыйныф укучысы Владислав Клементьевка (укытучысы-Вера Питерова) бирделәр.

Физика буенча I дәрәҗә Дипломны 7 сыйныф укучысы Никита Варламов (укытучысы-Марина Рыкова) алды.

Биология буенча 8 нче сыйныф укучысы Артур Кайбешов (укытучысы-Юлия Глазкова) призер булды.

Өч укучы-Ранэль Итаев, Владислав Клементьев, Никита Варламов – олимпиада кысаларында "Урал арты җире буенча" онлайн викторинасында җиңүчеләр булдылар.

Жюри составына фән кандидатлары, мактаулы мәгариф хезмәткәрләре, Курган өлкәсенең мәгарифне үстерү һәм социаль технологияләр институтының кафедра мөдирләре һәм доцентлары керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International