Татарстанда Татарстан Республикасы халыклары телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча конкурска йомгак ясалды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

11 майдан 26 майга кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль белем бирү оешмалары арасында Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга республика конкурсы үткәрде.

Конкурсның максаты - муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына республика территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга, мәдәниятләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 159 гариза һәм гомуми белем бирү оешмаларыннан 129 гариза кабул ителде.

Грант алу өчен конкурс үткәрү турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән срокларда сайлап алу критерийлары билгеләре нигезендә гаризалар һәм проектларга бәя бирелде.

Конкурста 100 мәктәпкәчә һәм 100 гомуми белем бирү оешмасы җиңүче булды. Җиңүчеләр исемлеген раслау турында боерык Министрлык сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://mon.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-proektov-napravlennih-na.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International