Россиядә укучыларның өчтән бере җәйге ялларын өйдә уздырачак

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе
Моңа дачага барырга, авылга кайтырга җыенучы¬лар да керә. Ә җәйге ялда акча эшләп алырга ниятләүчелә¬ре 1 генә процентны тәшкил итә. Укучыларның якынча уннан бере җәй айларында спорт белән шөгыльләнәчәк, диңгезгә барачак һәм лагерьда ял итәчәк икән. Биштән бере вакытын уку йортларына керүгә сарыф итәчәк һәм тагын шулкадәр үк өлеше җәй¬не компьютер артында уздырачак. Әлеге мәгълүмат¬лар “Иҗтимагый фикер” фонды уздырган сораштыру нә¬ти¬җәләреннән билгеле булды. Социологлар ачыклаганча, Россиядә һәр дүртенче гаи¬ләдә укучы балалар бар. “Ба¬лагызның каникулны ничек үткәрүен теләр идегез?” – дигән сорауга әти-әниләрнең 9 проценты “мөмкинлек булса, аларны ял һәм сәламәт-ләндерү лагерена җибәрер идем”, 7 проценты “өлкәннәр карамагында чит илгә яки Россия буйлап сәяхәткә озатыр идем” дип җавап бир¬гән. Баласын дачада, авылда яки башка шәһәрдә яшәүче туганнарында ял иттерергә телә¬вен әйтүчеләр дә булган.
Сораштыруда шунысы да билгеле булган – әти-әниләр балаларының каникулда акча эшләп алуларына бер дә каршы түгел икән. Әмма Россия укучыларының 1 процентының гына теләге әти-әнисенеке бе¬лән тәңгәл килә. Аларның да әлегә берсе дә эшкә урнашмаган. Укучылар яшеллек утырту, буяу кебек эшләр башкарачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International