Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Сез мәктәпкә нәрсә белән булыштыгыз?
2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе кысаларында 145 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Арчаның 1 нче мәктәбендә булды.
Ул анда укучылар һәм укытучылар коллективы белән аралашты, сыйныф җитәкчесе Елена Герасимовага чәчәкләр бүләк итте, мәктәпне карады. Мәктәп ишегалдындагы «Укытучы» һәм Советлар Союзы Герое Валентин Ежков һәйкәлләренә чәчәк салды. Хәзерге вакытта биредә мәктәп тарихына багышланган 200 битлек китап әзерләнә. Ирек Миннәхмәтов аны бастырып чыгаруда ярдәм күрсәтергә сүз бирде.
«Мин бирегә килгәндә мәктәбемне бөтенләй танымадым. Ул яңарып, зураеп киткән. Шунысы кызык: мәктәпкә керү белән, бала чагымдагы мохиткә эләктем. Миңа белем биргән тәҗрибәле укытучылар да шул ук, бары тик бераз олыгаеп кына киткәннәр. Без дә укучылар түгел инде, әлбәттә», – диде ул.
Ирек Миннәхмәтов «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясенә карата фикерен белдереп: «Әгәр халык бу акция белән «җенләнсә», бу мәктәпләргә кисәк кенә үсеп китәргә мөмкинлек бирәчәк», – диде. «Акциянең уңышлы булуы сездән торачак, – дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга. – Менә сез уңышка ирешкән кешеләрне табып, аларга барып: «Сез мәктәпкә нәрсә белән булыштыгыз?» – дип сорап, бераз оялтып та җибәрсәгез һәм алар булышсалар, мәктәп икенче дәрәҗәгә чыгачак». Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе туган мәктәбенә өч мультимедияле комплект, яңа компьютер сыйныфы, телевизор, видеокамера, фотоаппарат бүләк итте.
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз