Татарстанда мәктәпләргә капиталь ремонт яртылаш башкарылган

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Татарстанда мәктәп һәм мәктәп-интернатларны капиталь ремонтлау 44% ка үтәлгән. Эшләр бу елга планлаштырылган 119 мәгариф учреждениесенең 92сендә башкарыла. Буа һәм Югары Ослан районнарында ике мәктәп инде тәртипкә китерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Татарстан муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2020 елда Татарстанда барлыгы 314 уку йортын ремонтлау күздә тотыла, федераль һәм республика финансларының зур өлеше гомуми белем бирү учреждениеләренә туры килә. 

Балалар бакчаларын ремонтлау республика программасы буенча алып барыла, тулаем алганда, эшләр 40% ка башкарылган. Яр Чаллыда бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ремонтланган.

Моннан тыш, республика программасы буенча 129 мәктәп ашханәсе тәртипкә китерелә. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 5% тәшкил итә. Ресурс үзәкләрен ремонтлау 46% ка башкарылган, дип билгеләп үтте докладчы.

Моннан тыш, агымдагы елда 56 Сәламәтлек саклау учреждениесе ремонтланачак. Эшләр 53% ка башкарылган. Тугыз объект тәртипкә китерелгән, шул исәптән икесе Зәйдә һәм берсе Югары Осланда.

Медицина стационарларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 64% эш башкарылган. Шулай ук 49% - авыл мәдәният йортларын, 46% - мәдәният учреждениеләрен тәртипкә китерү эшләре башкарылган. Биектау районының Дөбъяз авылында капиталь ремонт тәмамланган, дип өстәде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International