Бөтенроссия олимпиадасын үткәрү тәртибен раслауны Россия Хөкүмәтенә йөкләргә планлаштыралар

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Норматив хокукый актлар проектлары порталында «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 77 статьясындагы 3 өлешенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдим бастырылды. Аның нигезендә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын үткәрү тәртибен һәм аның үзәк оештыру комитеты составын раслау бурычын Россия Хөкүмәтенә тапшыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта бу функцияләрне Мәгариф министрлыгы башкара.

Мондый карар Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Ул ярышларны уздыру тәртибен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Иҗтимагый фикер алышу кысаларында проект буенча үз фикереңне калдырырга яки тәкъдимне 23 июньгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Бөтенроссия олимпиадасы 4-11 сыйныф укучылары өчен 24 фән буенча уза. Бөтен илдән килгән балалар эзлекле рәвештә ярышларның дүрт этабында катнашалар: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этапларында. Финал ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары илнең теләсә кайсы югары уку йортына имтиханнан башка олимпиада профильләренә туры килә торган юнәлешләргә керү хокукы алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International