Мәгариф турында санлы документлар - диплом һәм аттестатлар булдыру буенча эксперимент параметрлары расланды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты сайты. Тиешле карар якын көннәрдә басылып чыгачак.
Вузга керү өчен яки эшкә урнашканда, традицион кәгазь документлар белән беррәттән, электрон дипломнар кулланырга мөмкин булачак.
Цифрлы дипломнар булдыру механизмын эшләү дәүләт хезмәтләре порталында "Вузга онлайн керү" һәм "Мәгариф турында электрон документлар" суперсервислары эшен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Эксперимент өч этапта узачак:
- 1 июльдән 31 августка кадәр 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен санлы аттестатлар формалаштыру механизмын эшләү планлаштырыла;
- 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр кулланучылар шәхси кабинетларында урнаштыру өчен дәүләт хезмәтләре порталына алар турында мәгълүмат тапшыру тәртибе;
- 1 ноябрьдән экспериментка югары белем турындагы дипломнар кертеләчәк.
Процессны 25 декабрьдә тәмамлау планлаштырыла.
Эксперименталь Документлар юридик көчкә ия булмаячак һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына бирелмәскә тиеш. Барлык процессларны караганнан соң, аларны системалаштырып бетерәчәкләр.