Өлкән сыйныфларда «Россия – минем тарихым» курсы кертеләчәк

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Россия тарих җәмгыяте йортында узган «Көч – дөреслектә!» Иҗтимагый балалар-яшүсмерләр берләшмәсе активы белән очрашу вакытында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф процессында тарихи белем бирүнең роле һәм тарихи дөреслекне саклау кирәклеге турында сөйләде.

«Балалар югары сыйныфларда «Россия – минем тарихым» дигән интеграцияләнгән курс кертергә тәкъдим иттеләр, аның кысаларында алар илебез тарихын өйрәнәчәкләр, яңа дәрәҗәдә тарихи вакыйгаларны һәм дәүләтебезнең барлыкка килүенә йогынтысы турында фикер алышачаклар. Ышанам, мондый курс безнең тарихның теге яки бу күренешләре турында тулы бер күзаллауны формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк», – диде Сергей Кравцов.

Сүз өстәмә сәгать йөкләнеше турында түгел, ә барыннан да элек тарихны өйрәнү блокларын, аерым алганда «Россия дөньяда» блогын үзгәртеп кору турында бара.

Ул әлеге курс өлкән сыйныф укучыларына гына түгел, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына да исәпләнгән, дип ассызыклады.

«Көч – дөреслектә!» дискуссия клубы утырышы Россия тарихында Петр I нең роленә, тарихтагы фейклар мәсьәләсенә, шулай ук берләшмәнең эшчәнлек перспективаларына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International