Арча укучылары «Регби мәктәп лигасы» Бөтенроссия ярышларында җиңде

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Татарстанның Арча районы командасы «Регби мәктәп лигасы» ярышларының Бөтенроссия финалында җиңү яулады.

8-9 июньдә Яшел Үзәндә 111-нче номерлы урта мәктәп стадионында «Регби мәктәп лигасы» проектының финал уеннары узды. Илнең 21 субъектыннан 300 гә якын катнашучы, 27 команда иң яхшы тэг-регби мәктәп командасын билгеләү өчен җыелды.

Финал матчында Арчадан Татарстан командасы (Арчаның 6 нчы урта мәктәбе) 962-1 номерлы мәктәп укучыларын 10:8 исәбе белән җиңде. Шулай ук команданың иң яхшы уенчысы Ралин Гыйльмиҗановка аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Команданы һәм тренер Фәнил Һидиятуллинны искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз!

«Регби мәктәп лигасы» ярышларының Бөтенроссия финалы нәтиҗәләре:

1 урын – Арчаның 6 нчы мәктәбе (Татарстан Республикасы);

2 урын – 962-1 нче мәктәп (Мәскәү);

3 урын – 22 нче лицей (Иваново).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International