«VICTORY» һәм «Тарих ачкычы» республика җәйге профильле сменалары

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

26 майдан 12 июньгә кадәр Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында тарих һәм җәмгыять белеме буенча «Тарих ачкычы», әдәбият, математика һәм француз теле буенча «VICTORY» республика җәйге профильле сменалары узды.

Сменада Татарстанның 19 районыннан 6-10 сыйныф укучылары катнашты. Алар – Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ, муниципаль этапларында һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар.

Балалар сайлап алынган профиль буенча укулар уздылар, лекцияләр курсы тыңладылар, викториналарда һәм башка практик юнәлешле дәресләрдә катнаштылар.

Лекцияләрне КФУ укытучылары, профессорлары һәм доцентлары, Татарстанның атказанган гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары үткәрде. Практик дәресләрдә балалар төп олимпиада биремнәрен карадылар һәм аларны хәл итүдә үз көчләрен сынадылар.

Яшь тарихчылар һәм җәмгыять белгечләре «Тарих ачкычы» сменасында төркемнәргә бүленеп, өстенлекле профильдән чыгып, 18 көн эчендә фән буенча уку курсы узды.

Француз телен яратучылар Француз теле грамматикасы буенча теоретик белемнәрен камилләштерделәр һәм коммуникатив компетенцияләрне арттырдылар, француз телендә төрле хатлар язу буенча конкурста катнаштылар.

Балаларның ял һәм сәламәтләндерү өчен спорт ярышлары, уеннар, иҗат кичәләре, викториналар оештырылды.

«Тарих ачкычы» һәм «VICTORY» республика җәйге профильле сменалары нәтиҗәләре буенча балаларга кызыксынулары һәм югары дәрәҗәдәге уку казанышлары өчен дипломнар тапшырылды.

Укучыларга киләчәктә дә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International