10 июньдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан мәгариф оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Умницы и умники» VI Республика уенының финалы узды.
Уенны оештыручылар булып чыгыш ясадылар:
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы;
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге;
- ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты.
Уен ике этапта үткәрелде:
сайлап алу этабы–17 майдан 27 майга кадәр;
финал–10 июнь.
Сайлап алу этабының йомгаклау раунды 27 майда Республика олимпиада үзәге базасында «Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» темасына интеллектуаль олимпиада форматында узды.
Анда Татарстанның 14 районыннан (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Нурлат, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай) 45 укучы, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан укучылар катнашты.
Уенның финалы «Умницы и умники» интеллектуаль олимпиадасы форматы буенча узды.
Анда Әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Спас, Тәтеш, Теләче районнарыннан һәм Казаннан 30 бала катнашты.
Уен шартлары буенча бирелгән сорауга тулы җавап биргән теоретикларга һәм агонистларга «Умницы и умники» ордены тапшырылды. Җавап тулы булмаган очракта – медаль.
Иң күп орден – 6 – Яшел Үзән районы 3 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Андрей Цапок җыйды. Аңа «Умницы и умники» уенында җиңүче – I дәрәҗә диплом тапшырылды.
«Умницы и умники» уены призеры – II дәрәҗә дипломга Казан шәһәре Вахитов районының инглиз телен тирәнтен үзләштерүле 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Илья Белов лаек булды.
«Умницы и умники» уены призеры – III дәрәҗә дипломга Актаныш районы Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Илнур Әмирханов лаек булды.
Түбән Кама муниципаль районы 35 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Камил Мөгиновка һәм Чистай муниципаль районы 1 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Марина Атуровага «Умницы и умники» уены призерлары өчен IV дәрәҗә дипломнар тапшырылды.
Уенда катнашучылар җавап биргән сораулар шактый катлаулы һәм үзенчәлекле булды, алар Идел буе Болгары чорыннан Татарстан тарихын яхшы белүне күз алдында тота.
Уен югары оештыру дәрәҗәсендә узды,аның алып баручысы – Казан шәһәре Яңа Савин районының Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 85 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ренат Хәйруллин.
«Умницы и умники» VI Республика уенының беркетмәсе «Умницы и умники» Бөтенроссия телевизион интеллектуаль олимпиадасын оештыру комитетына җибәреләчәк.
Катнашучылар һәм командалар җитәкчеләре киләсе 2023 елда уенда катнашырга теләк белдерделәр.