«Зур тәнәфес» конкурсының өченче сезонында катнашу өчен 4 миллионга якын кеше теркәлгән – Сергей Кириенко

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

«Зур тәнәфес» конкурсының өченче сезонында катнашу өчен 4 миллионга якын кеше теркәлгән, дип хәбәр итә ТАСС, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкога сылтама белән. 

Бу хакта ул «Экосистема» Бөтенроссия яшьләр экологик форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.

«Бу өченче ел – янә рекорд. Беренче тапкыр бездә миллион кеше иде – бу гаять күп тоелды. Узган ел ике миллион кеше булган – бу да көтелгәннән артык булып чыкты. Кичә теркәү тәмамланды – әлеге конкурста 3,9 миллион укучы катнашты», - диде Сергей Кириенко. 

Ул билгеләп үткәнчә, конкурсның иң популяр юнәлешләреннән берсе - «Табигатьне сакла» трегы.

«Зур тәнәфес» конкурсының өченче сезоны Мәскәүдә 28 мартта старт алды. Конкурста 5-10 сыйныф укучылары, шулай ук колледжларның 1-3 курс студентлары катнаша ала. Хәзерге вакытта беренче этап дәвам итә – танышу, анда катнашучылар үзләре турында сөйләгән видеовизиткалар әзерлиләр.

Алга таба конкурсантлар 12 тематик юнәлештә катнаша ала: фән һәм технологияләр, сәнгать һәм иҗат, журналистика һәм яңа медиа, волонтерлык, тарихи хәтер, сәламәт яшәү рәвеше, экология, урбанистика, сәяхәт һәм туризм, белем бирү технологияләрен үстерү, яшьләр эшкуарлыгы, дәүләт оборонасы һәм куркынычсызлык. Җиңүчеләр «Артек» Халыкара балалар үзәгенә юлламалар алачак һәм Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр сәяхәт кыла алачак, акчалата премияләр һәм стартапка уку яки җибәрү өчен грантлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International