Чыгарылыш сыйныф укучылары беренче имтихан нәтиҗәләре алдылар

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт төбәкләргә төп чордагы беренче БДИ нәтиҗәләрен җибәрде. 26 майдан башлап мәктәп тәмамлаучылар география, әдәбият, химия, рус теле, база һәм профиль математика, тарих, физика, җәмгыять белеме, биология, чит телләр буенча имтиханның язма өлешен тапшырдылар. Чит телләр (16-17 июнь) һәм информатика (20-21 июнь) гына калган.

Тик нәтиҗәләр әлегә беренче өч фән - химия, әдәбият һәм география буенча гына билгеле. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, әлеге фәннәрне тапшыручыларның күбесе Россия югары уку йортларына укырга керергә дәгъва итә ала - баллар җитәрлек.

- Имтиханнар штат режимында җитди өзеклекләрсез уза, - дип шәрехләде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев. - Нәтиҗәләрне эшкәртү график нигезендә алып барыла. Киләсе нәтиҗәләр мәҗбүри фәннәр - рус теле һәм база математика буенча булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International