Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Биектау районында булды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген планнан тыш тикшерү белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов районның мәктәп яны лагерьларында булдылар.

Фокуста туклану, ял оештыру, лагерьларда булу куркынычсызлыгы иде. Илсур Һадиуллин һәм Равил Хисаметдинов мәктәп яны лагерьлары эшенә югары бәя бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, Биектау районында 9 мәктәптә 1000 бала йөри торган лагерьлар эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International