Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин студентлар белән очрашты

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, институтның укытучылар составы, шулай ук «Төрки халыклар тарихы», «Төрки халыкларның тарихы, икътисады һәм мәдәнияте», «Төрки-мөселман дөньясының сәнгать тарихы», «Төрки халыкларның сәясәте һәм икътисады» максатчан әзерлек юнәлешләре студентлары катнашты. Сүз алда аталган әзерлек профильләрен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру һәм аларның хезмәт базарында ихтыяҗы турында барды.

Илсур Һадиуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген мәктәп һәм югары уку йортлары өчен тарих укытучыларына зур ихтыяҗ бар. Ул мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында эшли алырлык белгечләр, төрки халыклар, Татарстан тарихын да, гомуми тарихны да, шулай ук татар халкының мәдәнияте, рухилыгы белән бәйле дисциплиналарны да укыта алырлык белгечләр кирәклеген билгеләп үтте. Бу юнәлештә белгечләр бик кирәк һәм әлеге белем бирү программалары кысаларында белем алучы студентлар республикада үз-үзләрен күрсәтү өчен зур потенциалга ия.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, максатчан профильләр кысаларында студентларны әзерләүгә зур игътибар бирелә. Белем бирү программалары кысаларында укудан тыш, алар төрле проектларда катнашырга җәлеп ителәләр: Kazan Summit мәйданчыгында эшлиләр, "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының волонтерлык проектларына җәлеп ителәләр. Моннан тыш, алар төрле бөтенроссия һәм халыкара чараларда катнашалар, КФУ стеналарында үткәрелә торган форумнар һәм конференцияләр мәйданчыкларында эшлиләр.

Татарстан Республикасы мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча зур эш алып барыла. Мәсәлән, быел беренче тапкыр төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияте буенча «Тархан» конкурсы үткәрелде – Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының уртак проекты. Конкурсны оештыручылар уйлап чыгарганча, аның җиңүчеләре автомат рәвештә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына «Төрки халыклар тарихы» юнәлешендә максатчан урыннарга күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International