Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары чит телләр буенча БДИның телдән өлешен тапшыра

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

2022 елның 16 һәм 17 июнендә Чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханы (телдән) үткәрелә.

16 июньдә 45 имтихан үткәрү пункты эшләячәк, шул исәптән 1се - өйдә .

Имтихан үткәрү пункты эшендә 1966 педагогик хезмәткәр катнаша. 326 аудиториядә онлайн видеокүзәтү оештырылган.

Барлыгы 1727 катнашучы, шул исәптән инглиз теленә – 1689 катнашучы, алман теленә – 26 катнашучы, Француз теленә – 12 катнашучы гариза биргән.

17 июньдә имтихан үткәрү пунктларында 532 педагогик хезмәткәрн эшләячәк. 92 аудиториядә онлайн видеокүзәтү оештырылган.

Барлыгы 499 катнашучы, шул исәптән инглиз теленә – 490 катнашучы, алман теленә – 6 катнашучы, Француз теленә – 3 катнашучы гариза биргән.

Имтихан 10 сәгатьтә башлана, озынлыгы – 17 минут. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен чит телләр буенча БДИның телдән өлеше 30 минутка арта.

Чит телләр буенча имтихан нәтиҗәләре, язма һәм телдән өлешне исәпкә алып, 2022 елның 4 июленнән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

Чит телләр буенча БДИның минималь бусагасы 22 балл тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International